Татарстан мәктәпләрендә туган телне укыту сәгатьләре санын кыскартмаячаклар

2022 елның 27 августы, шимбә

Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре киметелергә тиеш түгел. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шулай дип белдерде. Ул һәр мәктәптә туган телне өйрәнү хокукы билгеләнгән күләмнән ким булмаган дәрәҗәдә сакланырга тиеш булуын әйтте.

Мөҗипов яңа уку елыннан беренче һәм бишенче сыйныфларда яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Федераль дәүләт белем бирү стандартының беренче редакциясендә укыту йөкләнеше киметелгән булган.

«Безнең республика, башка төбәкләр тырышлыгы белән Мәгариф министрлыгы бу тәкъдимне хуплады һәм уку-укыту йөкләнешенең күләмен узган ел дәрәҗәсенә кире кайтарды», – дип өстәде мәгариф һәм фән министры урынбасары. Бу турыда ул Казанның уку оешмалары җитәкчеләренең август конференциясендә чыгыш ясаганда сөйләде.

«Татар-информ» 1 сентябрьдән мәктәпләрнең укыту планнарына «Татарстан Республикасы дәүләт теле – Татар теле» дәресе кертеләчәген хәбәр иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International