Илсур Метшин халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләргә тәкъдим итте

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә шәһәр мэры Илсур Метшин халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган Казан укучыларын хупларга һәм алар өчен түләүләрне кертергә тәкъдим итте. «Без һичшиксез безнең йолдызларыбызга һәм аларны әзерләгән педагогларга ярдәм итәчәкбез», – диде ул. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Казанның 142 укучысы җиңүче һәм призер булды. Бу 2021 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 27 кешегә күбрәк. Моннан тыш, конференциядә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, 131 нче номерлы лицей укучылары Галия Шәрәфетдинова, Никита Перов һәм Ралина Юсупова халыкара олимпиадаларда алтын медаль яулаган.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, укытучы эшенең төп нәтиҗәсе – аның карамагындагыларның казанышлары. Казанның талантлы балалары да моны көн саен конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүләре белән раслый. «Педагогик коллективларның, талантлы олимпиадниклар белән шөгыльләнүче укытучыларның өлеше бик зур», – дип ассызыклады мэр.

Ул билгеләп үткәнчә, ел саен ТР башкаласы педагоглары «Ел укытучысы» конкурсында үзләренең һөнәри осталыкларын раслыйлар. Әйтик, 2021 елда 122 нче номерлы гимназия вәкиле Мария Голованова Россиянең иң яхшы 5 укытучысы исемлегенә керде. Ә быел икенче лицей-интернаттан Илсур Җиһаншин Татарстан Республикасының Ел укытучысы булды. «Мондый югары нәтиҗәләр – уңыш түгел, ә зур хезмәт һәм закончалык», – диде шәһәр башлыгы.

Казан педагогларының казанышлары турында шулай ук Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде. Рената Хәбибуллина республикада иң яхшы тәрбияче булган, ә «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсында Виталий Фролов җиңгән. Шулай ук «Кешене тәрбияләү» конкурсының республика этабында беренче урынны Ольга Константинова алган. «Коллегаларыбызның һәр җиңүе Казан мәгарифе командасы көчле хезмәт сөючән профессионаллардан торуын тагын бер кат ассызыклый», – диде Ризванов.

Полина Иванова, Илья Полянский һәм Әмир Насыйбуллинның 5-7 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Зур тәнәфес» бөтенроссия конкурсында җиңүе шулай ук Казан укучыларының уңышлары булып тора. Иван Шишканов халык уен коралларында уйнаучы Халыкара башкаручылар конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды. Шулай ук Анастасия Волкова «Ел укучысы» бөтенроссия конкурсында җиңде. Ә Алена Баргилова «Ел лидеры-2021» республика конкурсында беренче урынны яулады.

Соңыннан Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренә шәһәр бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International