Казан мэры Илсур Метшин мәктәп директорының эшен шәһәр башлыгына караганда күпкә катлаулырак дип аңлатты. Мәгариф оешмалары җитәкчеләренең август конференциясендә ул укытучыларга үзенең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән сөйләшүе турында сөйләде.
«Ул миңа туган көн белән котларга шалтыратты һәм: “Менә хәзер республикада иң катлаулы эш — Казан мэрының эше, дип әйтә алам. Сиңа кайчандыр башка эшне күрсәтмәвебез белән чиксез бәхетле, чөнки син башка - җиңелрәк - эш бар икәнен белмисең», - дип искә төшерде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, Шәймиев ул чакта «бернинди бүләкләр, өстенлекләр өчен дә Казан мэры булып эшләргә риза булмас идем», - дип белдергән. Ул елларда Татарстан башкаласында 1,2 млн кеше яшәгән. «Һәркемнең үз кәефе, үз холкы. Проблемалар шулкадәр күп иде», - дип өстәде ул.
«Шулай итеп, Татарстанда тагын да катлаулырак эш бар - бу мәктәп директоры булу. Сезнең һәр балага икешәр ата-ана, әби, бабай, апа туры килә, алар үзләренең баласын ничек тәрбияләргә, өйрәтергә, предметларны укытырга кирәклеген сездән яхшырак белә, ә сез бу эштә алар белән консенсус һәм уртак тел таба беләсез. Һәм иң мөһиме - балаларны яратуны һәм аларда бары тик яхшы якларны үстерүне дәвам итәсез», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы педагогларга.
Чыгышының ахырында ул мәктәп директорларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, аларны «шәһәрнең алтын фонды» дип атады.