24 августта Югары Ослан муниципаль районында мәгариф системасы хезмәткәрләренең «Югары Ослан муниципаль районында белем бирү һәм тәрбия бирү сыйфаты: заман таләпләре һәм үсеш векторлары» дигән темага традицион август киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә төп мәсьәлә булып, гомумән алганда, мәгариф системасының бердәм белем бирү киңлеген булдыру торды: башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм педагогик хезмәткәрләр белән идеологик тәрбия эшенең үзенчәлекләре, мәгариф системасын цифрлаштыру.
Педсоветта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Марат Зиатдинов мөрәҗәгать итте, ул район мәгариф системасында уңай динамика күзәтелүен, әмма яңа уку елында омтылырлык максатлар барлыгын билгеләп үтте. Көндәлек хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен ветеран укытучыларга, педагогик хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Педагогик советның иң күңелле мизгелләреннән берсе-педагогик хезмәткәрләрне котлау булды, алар тармак бүләкләре белән бүләкләнде.