Россиядә федераль ата-аналар советы барлыкка киләчәк

2022 елның 27 августы, шимбә

Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы каршында федераль ата-аналар советы булдырылачак. Бу хакта җомга көнне Байкал мәгариф форумында ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.

- Һәр төбәктә шундый киңәшләр булдырылды, ә 31 августта без Мәгариф министрлыгы каршындагы ата- аналар советы төзү турында игълан итәчәкбез, - диде министр. - Безгә синхрон рәвештә эшләргә, мәгариф системасында ниләр булганын аңлатырга кирәк.

Министр мәктәп укучыларының ата-аналары өчен агарту программаларын әзерләү өстендә эш дәвам итә, дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International