Лобачевский лицее директоры: мәктәпләр ата-аналардан башка эшли алмый

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Мәктәп балаларны тәрбияләү процессында катнашырга тиеш, әмма аннан ата-аналар да читләшергә тиеш түгел. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына белдерде.

«Мәктәптә идеологиянең булуы кирәк. Ни өчен мәктәп үзенең тәрбия оешмасы статусын саклап кала алды? Чөнки мәктәптән консервативрак бер генә оешма да юктыр, мөгаен. Мәктәптә шулай ук бу культураны, идеологияне, тәрбияне йөртүче укытучылар эшләде. Шуңа күрә мәктәп бу элементларны күпмедер дәрәҗәдә саклап калды», - дип саный педагог.

«Мәктәп иң беренче чиратта укырга өйрәтә. Әмма шул исәптән ул тәрбияләргә өйрәтә һәм аңлый торган ата-аналар ярдәменә мохтаҗ. Чөнки ата-аналардан башка мәктәптә эшләп булмый», - дип ассызыклады лицей директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International