Лобачевский исемендәге лицей директоры: Хәзерге заман мәктәбе идеалга җитте диярлек

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Хәзерге Россия мәктәбе, аерым мизгелләрне исәпкә алмаган очракта, идеалга җитте диярлек. Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына «Интервью без галстука» телеканалында Мәгарифтәге вәзгыятьне үз күзаллавы белән уртаклашты.

«Хәзерге заман мәктәбе бүген ничек бар, шундый булырга тиеш — яхшы җиһазландырылган, белемле педагоглар, сәләтле балалар, мәгариф системасын аңларга һәм кабул итәргә әзер ата-аналар белән», - дип белдерде педагог.

Заманча мәктәп идеалына ирешү турында сорауга Скобельцына: «Аерым очракларны исәпкә алмаган очракта, әйе дип әйтергә була», - диде. Шуңа бәйле рәвештә ул XX гасыр мәктәбе директоры күзлегеннән белем бирү системасының хәзерге торышын карарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, хәзер җиһазлар да яңа, укытучылыкка карата мөнәсәбәт тә яхшырак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International