"Югары уку йортына онлайн укырга керү" суперсервис эшен камилләштерү буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы эш төркеменең беренче утырышы булды. Утырыш алдыннан әйдәп баручы университет ректорлары матбугат конференциясенә "Россия газетасы" редакциясенә килделәр һәм сервиска ни өчен өстәмә үзгәрешләр кертү кирәклеге һәм 2022 елгы кабул итү кампаниясенең ничек узуы турында сөйләделәр.
Кабул итү-2022 кампаниясе вакытында суперсервис аша 900 дән артык Россия югары уку йортларына документлар тапшырырга мөмкин иде, тик катнашучылар саны күп булу сәбәпле суперсервис авыр эшли, яки бөтенләй "катып" кала иде. Моның нәтиҗәсендә, тапшырылган гаризалар системада күренми, укырга кабул ителү турында хәбәрнамә дә соң барлыкка килә. Мондый очраклар бөтен ил буйлап күзәтелде. Кайбер очракларда, вузларда абитуриентларга кабул итү комиссиясенә документларның төп нөсхәләрен ашыгыч рәвештә алып килергә куштылар. Әмма абитуриент башка шәһәрдән булса? Алайса экспресс-почта белән җибәрергә генә кала!
2024 елга суперсервиска зур үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Мәсәлән, абитуриент үзенең позициясен бер вузда гына түгел, ә сайланган белгечлекләрнең бөтен спектры буенча һәм барлык югары уку йортларында да күзәтә алачак.