Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков киләчәкнең белеме нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Фән һәм югары белем министры үзенең карашы белән Әлмәттә оештырыла торган «Югары нефть мәктәбе» кампусы мәйданында бүлеште.
Ул ассызыклаганча, мондый мәктәпләр үзара бәйләнгән ике мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Бер яктан —югары инженерлык белемен яңарту. Биредә һәр мәктәп үз эшләнмәләрен, кызыклы карарлар тәкъдим итә, дип билгеләп үтте министр.
«Шул исәптән Татарстанда өч төрле алдынгы инженерлык мәктәбе төзелә. Бүген без моның ничек барганын карадык», - дип дәвам итте ул.
Спикер сүзләренчә, алдынгы инженер мәктәпләренең икенче бурычы — конкрет проектларда укыту, бу заманча мәгариф таләпләренә туры килә.
Шулай итеп, һәр мәктәп Инженерлык белеме сыйфатын күтәрергә омтылырга тиеш, икенче яктан — тармак өчен конкрет бурычларны хәл итәргә тиеш, дип белдерде Фальков.