Энгель Фәттахов укучы кызларның мәктәпкә яулык бәйләп баруына карата үз фикерен белдерде

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
“Мин монда проблема күрмим. Юк җирдә проблема ясамаска кирәк”, - дип җавап бирде ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең укучы кызларның мәктәпкә яулык бәйләп бару мөмкинлеге турындагы соравына җавап биреп.
“Без бу хакта сөйләштек. Бездә мәктәпләр дөньяви. Анда форма булырга тиеш Яулык мәктәпнең үзе хәл итә торган мәсьәләсе булса да, без аны үзебезнең нигезләмәдә карадык. Аны мәктәпләргә генә калдырасыбыз килмәде”, - дип аңлатып үтте министр хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү турында” карар проекты әзерләнүен әйтеп.
“Безнең татар милли традицияләребез дә бар бит. Ашарга әзерләгәндә дә без яулык бәйләргә өйрәнгән. Шуңа күрә андый җирләр бар икән, йөрсеннәр. Аңа нәрсә әйтәсең. Бүген мәктәп кырында торып, “яулыгыңны сал” дип торып булмый. Гаиләдә бала шулай милли рухта тәрбияләнгән икән, ул шулай дәвам итәчәк. Мәктәпкә бармаса-бармас, әмма ул аны ташламаячак”, - дип,үз фикерен белдерде министр.
Бүгенге көндә бердәм мәктәп формасы яки укучыларның киеменә бердәм таләпләр мәктәпләрнең 92,4 процентында кертелгән (Татарстанның 29 районында). Калганнарының 2013 елның 1 сентябренә кереп бетүе көтелә.
ТР Министрлар Кабинетының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү турында” карар проектында, аерым алганда, укучылар киеменең гомуми рәвеше, аның төсе, фасоны белем бирү оешмасының дәүләт-иҗтимагый идарәсе (мәктәп советы, ата-аналар комитеты, ата-аналарның класс, гомуми мәктәп җыелышы, попечительләр советы һәм башкалар) тарафыннан билгеләнүе әйтелә.
Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, мәктәп формасының бәясе бүгенге көндә 1500-2500 сум тирәсе тора. “Мәктәп формасын ата-аналар белем бирү учреждениесе белән килештереп сатып алырга тиеш”, - диде ул. Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен дә мәктәп формасы белән тәэмин итүгә юнәлтмәкче булалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International