Сентябрьгә Россия мәктәпләрендә 100 меңнән артык яңа уку урыны кертеләчәк. Бу хакта регионнар белән селектор киңәшмәсендә вице-премьер Татьяна Голикова сөйләде.
"Быелның 1 сентябренә шулай ук 150дән артык мәктәптә 100 меңнән артык яңа урын һәм 170 - дән артык балалар бакчасында 26 меңнән артык урын кертү планлаштырыла",-дип аңлатты вице-премьер.
Аның сүзләренә караганда, яңа уку урыннары өченче сменада укучылар санын 2,4 мең кешегә киметергә мөмкинлек бирәчәк.
1 сентябрьдә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына барлыгы 17,5 млн мәктәп укучысы һәм 7 млн мәктәпкәчә яшьтәге бала барачак.