Белем көнендә яңа уку елы 17,5 миллионнан артык мәктәп укучысы һәм 7 миллионнан артык мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен башлана. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова уку елы башына төбәкләрне әзерләү буенча киңәшмәдә белдерде.
Балаларны 39 218 мәктәп һәм илнең 33 285 балалар бакчасы кабул итәргә әзер, яңа уку елына әзерлеккә барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 219 миллиард сум акча бүленгән. Капиталь ремонт 1092 мәктәптә төгәлләнеп килә, заманча таләпләргә 450 меңнән артык укыту урыны туры килә, дип сөйләде Голикова.
Аның сүзләренә караганда, 1 сентябрьгә 150 мәктәптә 100 меңнән артык яңа урын кертеләчәк, ә 170 балалар бакчасында - 26 меңнән артык. Бу өченче сменада укучыларның санын 2,4 мең кешегә кыскартачак.