- Сергей Сергеевич, яңа уку елы башланды. Мәгариф системасының торышын һәм әзерлеген ничек бәялисез?
- 1 сентябрь 17,5 млн кеше өчен уку елының башы булачак. Шул исәптән ике миллионга якын беренче сыйныф укучысы өчен. Белем алу белән безнең һәр гаилә теге яки бу яктан бәйләнгән. Шуңа күрә бу безнең барыбыз өчен дә, бөтен ил өчен дә бәйрәм.
Быел капиталь ремонттан соң бер меңнән артык мәктәп ачыла. Ата - аналар, укытучылар мәктәп биналарын модернизацияләү буенча зур Президент программасының беренче нәтиҗәләрен күрәчәк, өстәвенә, алар тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да үзләре бәяли алачак - һәр мәктәптә яңа җиһазлар куелган, педагоглар әзерләнгән. Сүз уңаеннан, еш кына мәктәп киңлекләрен бизәү һәм дизайн булдыру мәсьәләләрен мәктәпнең төп кунаклары - укучылар, укытучылар үзләре тәкъдим итә.
2024 елга кадәр илдә 1300 мәктәп төзергә тиеш.
Яңа биналар да төзелә. 1 сентябрьдә 150 дән артык яңа мәгариф учреждениесе балаларны кабул итәчәк. Мәктәпләр соңгы техника белән җиһазландырылган, дәреслекләр, өстәмә әдәбият белән тәэмин ителгән.
Без мәктәпләрдә спорт клублары ачуны дәвам итәчәкбез, балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләячәкбез. Мәктәп театрлары программасы үсә. Быел театр педагогикасына 17,6 мең балалар коллективы чумачак.
Өстәмә белем баланың шәхесен формалаштыруда, аның талантларын үстерүдә мөһим роль уйный. Шуңа күрә иҗат йортларында, түгәрәкләрдә, Яшь техниклар станцияләрендә, кванториумнарда, «IT-кубаларда» тагын 150 мең яңа урын булдырыла.
Моннан тыш, төп яңалыкларның берсе – дәресләр вакытында укучыларга телефон куллануны тыю. Мондый норма санитар кагыйдәләргә теркәлгән.
«Бездә бу уку елыннан , укучыларның игътибары дәресләрдән читкә юнәлмәсен өчен, кесә телефоннарын дәресләрдә куллану рөхсәт ителми», – диде министр.
Гадәттән тыш хәл булган очракта, ата-аналарга шалтыратырга кирәк булса, укытучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде ул.
Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы дәрестән тыш эшчәнлек программасын әзерләде. Аның ярдәмендә балалар үзләре өчен файдалы булган күп кенә күнекмәләрне үзләштерә алачак. «Болар – функциональ, финанс грамоталылыгы, эшмәкәрлек күнекмәләрен формалаштыру өчен фәннәр, курслар», – дип хәбәр итте Кравцов.
Мәгариф министры шулай ук дәреслекләр санының кыскартылуы турында әйтте - бер фән өчен бер дәреслек калачак. «1 сентябрьдән башлангыч һәм төп мәктәпләрдә бердәм булган федераль программалар булачак. Без һәр фән буенча дәреслекләр санын киметтек, бу процесс ике-өч ел дәвам итәргә тиеш, яңа исемлекне кабул иттек инде: чынлыкта һәр фән буенча бер дәреслек», – дип сөйләде ул.
Электрон дәреслекләрне һәм дәфтәрләрне куллануга килгәндә, министрлыкта мондый мөмкинлекне карамыйлар.
Шулай ук яңа уку елыннан мәктәпләрдә беренче сыйныфтан тарихка багышланган дәресләр кертелә. Аларда тарихи темаларга кинолар күрсәтеләчәк.
Шулай ук дүшәмбе көнне дәресләр алдыннан мәктәпләрдә гимн башкарачаклар һәм флаг күтәрәчәкләр.