30 августта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы академиясенең дистанцион мәйданында «Мәгариф векторы: чакырулар, трендлар, перспективалар» дип аталган семинар узды. Чарада илнең мәгариф оешмалары идарәчеләре, Россия Мәгариф министрлыгы академиясе экспертлары һәм РФ мәгариф өлкәсенең башка вәкилләре чыгыш ясады.
Семинарның төп бурычлары арасында оештыручылар Бердәм дискуссия мәйданчыгы, экспертлар берлеге, педагогларны озата баруның бердәм фәнни-методик киңлеге булдыруны, челтәр белән аралашу өчен шартлар тудыруны, шулай ук семинарда катнашучыларның педагогларның һөнәри үсеше өлкәсендә нәтиҗәле тәҗрибәләрне гамәлгә ашыру һәм кертү мөмкинлекләрен интеграцияләү кебек темаларны бүлеп карадылар.
Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
1 һәм 5 нче сыйныфларда яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү;
«Мөһим турында сөйләшүләр» федераль проектын тормышка ашыру;
цифрлы белем бирү мохите һ. б.
Семинар мәйданчыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү үсеше бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова «Татарстанда "Мөһим турында сөйләшүләр" проектын тормышка ашыруны методик яктан тәэмин итү турында» дигән темага тәҗрибә уртаклашты. Ул республикада методик ярдәм һәм проектны тормышка ашыру механизмы турында сөйләде.
Агымдагы елның 5 сентябрендә барлык сыйныф җитәкчеләренә һәм колледж төркемнәре кураторларына мөһим миссия – «Мөһим турында сөйләшүләр» алып бару бурычы тора.
«Мөһим турында сөйләшүләр» – республиканың һәр мәктәбендә һәм көллиятендә дүшәмбе көнне РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәргәннән соң һәм РФ һәм ТР дәүләт гимннарын үтәгәннән соң уздырылачак мәҗбүри дәрестән тыш чара.
1-11 сыйныфлар һәм урта һөнәри белем оешмалары өчен дәресләр сценарие, презентация, видеоматериаллар, плакатлар, инструкцияләр һ. б. кергән методик пакет эшләнгән.