Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дәрес вакытында телефоннар куллануны тыйды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Россиянең Мәгариф министрлыгы мәктәптә дәресләр вакытында телефоннардан файдалануны тыйды, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Сергей Кравцов. 

Мондый норма яңа санитар кагыйдәләрдә теркәлгән.

«Бездә бу уку елыннан , укучыларның игътибары дәресләрдән читкә юнәлмәсен өчен, кесә телефоннарын дәресләрдә куллану рөхсәт ителми», – диде министр бөтен Россия күләмендә оештырылган ата-аналар җыелышында.

Гадәттән тыш хәл булган очракта, ата-аналарга шалтыратырга кирәк булса, укытучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде ул.

Кравцов кәрәзле телефоннар куллануның балалар сәламәтлегенә дә йогынты ясавын билгеләп үтте.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, мәктәпләрдә электрон дәреслекләр һәм дәфтәрләр кулланырга җыенмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International