Бүген, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1224 укучыга исәпләнгән «Адымнар — Түбән Кама» яңа полилингваль белем бирү комплексын ачу тантанасында катнашачак. Белем бирү учреждениесе «Түбән Кама нефть химиясе», «Түбән Кама шина» һәм «ТАНЕКО» компанияләре белән хезмәттәшлек итәчәк.
Экскурсияләр һәм партнерлык хезмәттәшлеге, шулай ук экспертлар һәм чит ил белгечләре катнашында конференцияләр оештыру планлаштырыла. КФУның Алабуга филиалы һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән квалификация күтәрү һәм педагогларны һөнәри яктан яңадан әзерләү курсларын оештыру буенча хезмәттәшлек итү планлаштырыла.
Яңа комплекс өчен күп телләрле белем траекториясен исәпкә алып укыту планы әзерләнгән. Әйтик, башлангыч мәктәптә физик культура, сынлы сәнгать, әйләнә-тирә дөнья, музыка һәм технология — татар телендә, өченче сыйныфта — инглиз телендә укытылачак. Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен, шулай ук математиканы укучылар рус телендә өйрәнәчәкләр.
Төп мәктәптә Россия тарихы, сынлы сәнгать, физик культура — татар телендә, математика, физика, химия һәм җәмгыять белеме — рус телендә, ә музыка, технология, география һәм биология — инглиз телендә укытылачак. Алгебра һәм геометрия шулай ук инглиз телендә узачак.
Комплекста уку һәм административ блоклар, медицина бүлмәләре, 457 урынга исәпләнгән ашханә, 491 урынга исәпләнгән актлар залы, китапханә каралган. Спорт блогына зур һәм кечкенә спорт заллары, шулай ук ике касә бассейны керә.