«Ковидлы чикләүләр бетерелде, әмма тулысынча түгел»: Әлмәттә линейкаларга бөтен кешене дә кертмиләр

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә беренче сыйныф укучыларының мәктәп линейкаларына кагыйдә буенча керәчәкләр: бер бала — бер ата-ана. 2нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр укучыларның ата-аналарына мәктәпләргә барудан тыелырга киңәш ителә, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда Павловская ковид чикләүләре бетерелде, әмма тулысынча түгел, дип ассызыклады.

Аның сүзләренчә, бу уку елында кухня хезмәткәрләре битлек һәм перчаткалар киеп эшләргә тиеш, укытучыларга битлек киеп йөрергә кирәкми. Башка мәктәпләр белән уртак чаралар да үткәрү тыела.

Бер мәктәп укучылары үз уку йортларында профильле кабинетларга йөри алачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International