1 сентябрьдә Яр Чаллы политехник көллияте базасында ЧПУ станокларында электромонтаж һәм фрезер эшләре компетенцияләре буенча ике остаханә ачылды. Остаханәләр Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең конкурентлылык сәләтен арттыру) Федераль проекты кысаларында оештырылган.
Семинар ачылышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе вәкилләре, эш бирүчеләр – социаль партнерлар: «КАМАЗ» ГАҖ, ПТФК «ЗТЭО» АҖ, «ТЭМПО» ХК, көллиятнең педагогик коллективы, ата-аналар һәм укучылар катнашты. Беренче курс студентлары өчен яңа ачык остаханәләргә таныштыру экскурсияләре үткәрелде.