1 сентябрьдә «Мәктәптә футбол» проекты Россиянең 48 төбәгендә яңа уку елын ачты.
Россия футбол берлеге «Мәктәптә футбол» федераль проекты кысаларында яңа уку елын башлый. 1 сентябрьдән РФС инициативасына илнең 48 төбәгендә 2 150 мәктәп кушылачак. Футбол дәресләрендә 400 меңгә кадәр бала катнашачак.
Монда республиканың 26 районыннан, шулай ук Казан һәм Чаллыдан 51 гомуми белем бирү оешмасы.
Һәр мәктәп РФСтан методик ярдәм һәм инвентарьлар, шул исәптән проект өчен махсус эшләнгән һәм әзерләнгән туплар алачак. Тупларның беренче партиясе – 12 меңнән артык данә Россиягә Пакистаннан килде һәм якын көннәрдә Мәскәүдән ил төбәкләренә, шул исәптән Себернең иң авыр почмакларына, Төньяк һәм Ерак Көнчыгышка китереләчәк.
«Мәктәптә футбол»ның пилот сезоны 2021 елда Россиянең 8 төбәгеннән 150 мәктәптә башланды. Беренче елда футбол дәресләрендә 30 меңнән артык укучы катнашты. Татарстанда бу 4 муниципаль районнан һәм Казаннан 24 мәктәп.
Яңа уку елында аларга тагын 40 төбәк һәм 2 мең мәктәп кушылачак. РФС моның хисабына системалы рәвештә 150-400 мең бала футбол белән шөгыльләнә башлаячак дип исәпли.
Проект турында тулырак мәгълүмат РФС сайтында бар.