Казан радиомеханика көллиятендә яңа остаханәләр ачылды

2022 елның 2 сентябре, җомга

31 августта Казан радиомеханика көллияте базасында «Интернет вещей» һәм «Сетевое и системное администрирование» компетенцияләре буенча заманча ике һөнәри остаханә ачылды. Колледжның остаханәләрендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары булды. Кунаклар билгеләп үткәнчә, остаханәләрнең заманча матди-техник базасы кирәкле белгечләр әзерләргә һәм республика икътисадының өстенлекле секторлары өчен кадрлар әзерләүне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казан радиомеханика көллияте остаханәләре «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган. Яңа остаханәләрдә төп һәм өстәмә белем бирү программалары буенча студентларны укыту оештырылачак һәм кыска вакытлы һөнәри белем бирү һәм квалификация күтәрү программалары гамәлгә ашырылачак.

Моннан тыш, остаханәләр WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар үткәрү үзәкләре булачак. Беренче демонстрация имтиханнары мәгълүмати технологияләр көллияте һәм Казан технология көллияте студентлары өчен агымдагы елның декабрендә үк узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International