Мәгариф бер урында тормый. Мәктәп һәрвакыт яңалыклар белән бергә атлый һәм үсә. Яңа уку елында укытучыларга, ата-аналарга һәм укучыларга нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар көтәргә? Бу хакта «Мәгариф мохите» онлайн-программасы эфирында Россия Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Максим Костенко сөйләде.
Яңа уку елында укучылар белән тәрбия эшенә аерым игътибар биреләчәк. Беренче чиратта мәктәпләрдә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре пәйда булачак. Бу вазифа 35 төбәкнең мәктәпләрендә кертеләчәк. Узган уку елында киңәшчеләр Россиянең ун субъектында эшләгән.
Тәрбия элементы озайтылган көн төркемнәренә дә кертеләчәк. Хәзер ул баланы карап тору белән генә чикләнми. Дәрестән тыш вакытта балалар өй эшләрен башкарачаклар, аларга педагоглар ярдәм итәчәкләр, сәламәтләндерү программасы буенча шөгыльләнәчәкләр һ. б.
Яңа уку елында һәр уку атнасы тантаналы линейкадан башланачак, анда РФ флагы күтәреләчәк һәм Дәүләт гимны башкарылачак. Кышкы чорда цифрлы технологияләр дә кулланылачак-шуның ярдәмендә балалар сыйныфта булганда флагның күтәрелүен видеоформатта күзәтә алачаклар.
Спикер билгеләп үткәнчә, регионнар мәктәпләре флагштоклар һәм башка кирәкле атрибутлар сатып алуга дәүләт бюджетыннан субсидияләр ала алган. Җиһазлар сатып алуга акча алу конкурсында катнашмаган субъектларның да моның өстәмә мөмкинлеге булачак.