Россия Банкы Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрнең көзге сессиясен башлап җибәрә

2022 елның 2 сентябре, җомга

Россия Банкы мәктәпләр һәм колледжлар өчен финанс грамоталылыгы буенча көзге сессияне башлап җибәрә. «Финанс базары ничек оештырылган» темасына беренче дәрес 14 сентябрьдә узачак. 

Быел беренче тапкыр Россия Банкы музее белән берлектә эшләнгән акча тарихы буенча дәресләр үткәреләчәк. Укучыларга шәхси финанслар белән ничек эш итәргә, аларны ничек сакларга һәм арттырырга, шулай ук аларны иминиятләштерү һәм мошенниклардан саклау принциплары белән таныштырачаклар.

Моннан тыш, эфирлар саны артачак, бу укытучыларга онлайн дәресләрне графикка кертүне җиңеләйтәчәк. Яңа уку елында бу аеруча мөһим, чөнки финанс грамоталылык элементлары мәҗбүри мәктәп фәннәренең бер өлешенә әверелде.

Россия Банкы Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрне 2015 елдан башлап 8-11 сыйныф укучылары һәм ил буенча техникум һәм көллият студентлары өчен үткәрә. Быел дәресләр 16 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.

2022 елның язгы сессиясе Татарстанның 100% мәктәпләрен һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен колачлады. Агымдагы елның язында республикада 8115 дәрес узды, аларда 104 меңнән артык укучы һәм 18 мең көллият, училище һәм техникум студентлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International