«Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы башланды. Конкурс Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмаларының талантлы һәм нәтиҗәле җитәкчеләрен ачыклау максатыннан Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Конкурста РФ гражданнары булган оешмаларның оештыру-хокукый формаларына карамастан, үз эшчәнлекләрен Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре директор булып кимендә 3 ел эш стажы булган җитәкчеләре катнаша.
Бәйгенең сайлап алу этабында катнашу өчен илнең 69 регионыннан мәктәп җитәкчеләреннән 775 гариза бирелгән иде.
Бәйгенең Татарстаннан сайлап алу этабында 10 муниципаль берәмлектән 12 директор катнашты. Сайлап алу этабы кысаларында конкурста катнашучылар мәгариф системасының идарә эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча онлайн-тест уздылар. Сайлап алу этабы шулай ук Конкурс сайтында катнашучылар тарафыннан шәхси кабинетта урнаштырылган портфолио материалларын бәяләүне дә үз эченә алды.
Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча конкурсның 30 финалисты билгеләнде, аның составына Татарстанның бер мәктәбе директоры да керде. Ул - Мамадыш районы академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей директоры Салават Гыймранов.
Салават Мәхмүт улын «Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалына чыгуы белән котлыйбыз!
Алда-бәйгенең төп этабы, ул көндез 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендә узачак.
Катнашучыбызга уңышлы чыгышлар телибез!