Татарстанда «Пенсиягә профсоюз бонусы» социаль проектында 500дән артык педагог катнашты. Алар өч ел дәвамында ай саен 300 сум акча алачак. Бу хакта туры эфирда Гомумроссия мәгариф берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ирина Проценко сөйләде.
«Быелның 1 гыйнварыннан без педагогик хезмәткәрләрне - профсоюз әгъзаларын социаль яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тагын бер проектны эшләтеп җибәрдек. Программада катнашучылар ай саен профсоюз бонусы алачак», - дип билгеләде спикер.
Аның сүзләренчә, Татарстан Мәгариф берлеге быел да «Җәй. Сочи» проектын тормышка ашыра. Ташламалы бәяләр буенча курортларда 500 педагог ял иткән.
Моннан тыш, биш ел дәвамында республика оешмасы «Сәламәтлек сагында — Кырымда» проектын гамәлгә ашыра, дип искәртте Проценко. Бу вакыт эчендә 3 меңнән артык мәгариф хезмәткәре ял итте һәм Евпатория шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгытты, дип өстәде ул.
Татарстанда мәгариф хезмәткәрләрен ташламалы санатор-курорт юлламалары белән тәэмин итү программасы 18 ел эшли. Шифаханәгә барлыгы 30 меңнән артык педагог юллама алган. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә.