Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре халыкка мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк. Кайнар линия 5-16 нчы сентябрьдә эшләячәк.
Кызыксындырган сорауларны +7(843)273-15-83 телефоны буенча бирергә мөмкин булачак. Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 дән 17.00 гә кадәр һәм җомга көнне 10.00 дән 15:45 кә кадәр кабул ителә. 12:00 дән 12:45 кә кадәр – тәнәфес, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Республика халкыннан шалтыратуларны шулай ук +7(800)555-49-43 телефоны буенча Бердәм консультация үзәгендә һәм +7(843)221-90-16 телефоны буенча Кулланучылар өчен консультация үзәгендә кабул итәләр.