Казанда капиталь ремонттан соң биш мәктәп ачылды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрьдә капиталь ремонттан соң Казанда биш мәгариф учреждениесе ачылды: 18-нче гимназия, 143-нче номерлы мәктәп, 173-нче номерлы мәктәп, 131-нче номерлы лицей һәм 360-нчы гимназия. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

«18-нче номерлы гимназия бинасы мәйданы дүрт тапкыр артты. Укучылар өчен яңа уку корпусы төзелде: монда шулай ук мәктәп рестораны, иркен коридорлар һәм рекреация, заманча уку сыйныфлары, тематик зоналар, спорт һәм актлар заллары барлыкка килде», — дип билгеләде ул.

Моннан тыш, республика башкаласында Рауис Гәрәев урамында һәм «Башкала» торак комплексында ике яңа мәктәп төзелеше дәвам итә, алар федераль программалар һәм милли проектлар хисабына төзелә. 

Гомумән алганда, Казанда быел мәктәпкә 165 мең укучы килде, шуларның 20 меңе-беренче сыйныф укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International