«Мәктәптә урыннар җитмәү проблемасы кала»: Казанда тагын 30 мәктәп җитми

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Казанда мәктәпләр төзелеше башка шәһәрләргә караганда активрак баруга карамастан, мәктәп урыннары проблемасы әлегә хәл ителмәгән. Бу хакта Мэриядә узган киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Башкарма комитет башлыгы тагын 30 яңа уку йорты төзергә кирәклеген искәртте. Бер белем бирү оешмасы төзелешенә 1,5 млрд сум кирәк.

Бүген Татарстан башкаласында Рауис Гәрәев урамында һәм Сибгат Хәким урамында урнашкан  торак комплексларында ике яңа мәктәп төзелә. Ике гомумбелем бирү учреждениесе төзелешеннән тыш, «Салават күпере» дә, Родина ур., Вишневкада һәм «Светлая долина»да мәктәпләрне проектлауга техник заданиене раслау дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International