Укучыларның саны арту тагын бер мөһим якка — мәктәп туклануына кагыла. Казанда яңа уку елында төшке һәм иртәнге ашлар өчен түләүләрне арттырмадылар. Ул 2021 елның апреленнән бирле үзгәрмәде, дип хәбәр итте Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина.
«Өлкән сыйныф укучылары өчен 48 сумлык һәм ирекле сайлау менюсы буенча 73 сумлык комплекслы төшке аш тәкъдим ителә. Аларга шулай ук көнгә 8,3 сумга туклануга ташлама бирелә. Шулай ук урта һәм өлкән мәктәп укучыларының 18% муниципаль бюджет хисабына бушлай кайнар ризык алуны дәвам итәчәк», — дип билгеләде ул.
Рима Мөхәммәдшина сүзләренә караганда, өстәмә түләү өчен укучылар иртәнге аш яки көндезге ашны 30 сумга, шулай ук ассортименттагы ашны 16 сумга сатып ала алалар.
1 сентябрьдән кече сыйныф укучылары өчен яңалык каралган: бушлай кайнар ризык менюсы яңадан төзелгән.