Ана капиталын баланың укуын түләү өчен кулланырга мөмкин. Вузга укырга кергән вакытта баланың яше 25тән узмаска тиеш. Бу шәхси эшмәкәрләр күрсәткән белем бирү хезмәтләренә дә кагыла, дип язды үзенең Телеграм-каналында Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова.
Оешма Россия территориясендә урнашкан һәм аның тиешле лицензиясе булырга тиеш.
Моннан тыш, Дәүләт Думасы 15 июль көнне яңа закон кабул итте. Яңа канун шәхси эшмәкәрләрнең хезмәте өчен түләргә рөхсәт бирде, әмма бу эшчәнлек баланы укытуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Элек ата-аналарга мондый хокук бирелмәгән иде.
Гаризаны онлайн рәвештә Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Шулай ук яшәү урынына карамастан, Пенсия фондының яки күп функцияле үзәкләрнең территориаль органнарына язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ана капиталын гаиләдә теләсә кайсы баланың укуы өчен тотарга ярый. Шулай ук бер үк вакытта берничә балага белем бирү өчен түләү мөмкинлеге дә бар.