«Мәгариф» милли проекты буенча яңа мәктәпләр төзү мөһим мәсьәләне хәл итәргә – шул исәптән өч сменалы укудан китәргә дә мөмкинлек бирә. Бу хакта «Иртәнге Россия» программасы эфирында Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Андрей Николаев белдерде. Ул ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта мондый укыту режимы дүрт төбәктә саклана.
"2023/2024 уку елында без өченче смена белән саубуллашачакбыз", – дип ассызыклады министр урынбасары.
2022 елның 1 сентябрендә Россиядә илкүләм проект ярдәмендә 50 мең укучыга исәпләнгән 71 мәктәп ачылды.
Хәзерге төзелеш темплары белән «Мәгариф» илкүләм проектының төп максатчан күрсәткечләре 2024 ел нәтиҗәләре буенча 100 мәктәптән артып китәчәк, тагын меңләгән мәгариф учреждениеләрен яңа техника белән ремонтлау һәм җиһазлау планлаштырыла.