Капиталь ремонттан соң мәктәпләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кирәк – Сергей Кравцов

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

«Бүген без планнар турында гына сөйләшмибез – нәтиҗә турында сөйләшәбез. Программаның беренче этабы уңышлы тәмамланды, иң мөһиме - укучыларның күзләре балкый! Без балаларга яңа спорт залы, яңа кабинетлар, класслар, заманча җиһазлар, мебель - алар алдында ачылган яңа мөмкинлекләрне күрсәтә алдык», – дип сөйләде Сергей Кравцов, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәне ачып.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, капремонттан соң мәгариф оешмалары «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» программасының югары стандартларына туры килә. Бу яңа дәреслекләр дә, яңа белем бирү программалары да, укытучыларның квалификациясен күтәрү дә. Ул шулай ук ассызыклаганча, 2023 елга проектлар сайлап алынды, күптән түгел 2024-2025 елларга регионнардан гаризалар кабул итү төгәлләнде.

«Безнең илдә һәр укучының талантын үстерү өчен барысы да эшләнә. Төбәкләрдән, коллегаларымнан төзекләндерелгән мәктәпләрне үстерүне ташламауларын, аларны методик яктан тулыландыруларын, балаларга атмосфераны яхшырту, ата – аналар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирүләрен үтенәм», - дип ассызыклады Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International