Депутатлар һәм сенаторлар төркеме Дәүләт Думасына мәктәп дәреслекләрен эшләүгә дәүләт заказын кертүне күздә тоткан закон проектын кертте. Документ палатаның электрон базасында басылып чыкты.
Закон проекты белән дәреслекләрне эшләүнең яңа тәртибе карала, аның нигезендә мәгариф министрлыгы дәреслекләрне укыту әсбаплары белән комплектта эшләүгә дәүләт заказын гамәлгә ашырачак. Ведомство дәреслекләрнең авторлар коллективын раслаячак, ә басмаларга аерым хокуклар Россиянеке булачак.
Моннан тыш, документ белән гомуми белем эчтәлегенә таләпләрнең мәҗбүри база дәрәҗәсе буларак бөтен ил өчен бердәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын (ФООП) билгеләргә тәкъдим ителә. Аларны эшләү һәм раслау белән Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк.
Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләр ФООПлар яки аларның компонентларын үз дәрәҗәсендә язмыйча куллана алачак. Шул ук вакытта мәктәпләрнең үз белем бирү программаларын эшләргә хокукы бар, ләкин аларның эчтәлеге һәм планлаштырылган нәтиҗәләре федераль төп гомуми белем бирү программаларында күрсәтелгән пунктлардан түбән булырга тиеш түгел.
Закон проекты нигезендә башлангыч мәктәптә рус теле, әдәби уку һәм әйләнә-тирә дөнья буенча, шулай ук рус теле, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, география һәм ОБЖ буенча федераль эш программалары куллану мәҗбүри булачак. Федераль тәрбия эш программасы һәм тәрбия эшенең Федераль календарь планы да мәҗбүри булачак.
Мәгариф министрлыгы ФООПларны 2023 елның 1 мартына кадәр эшләячәк һәм раслар дип көтелә. Мәктәпләрнең аларны тормышка ашыруга күчүе 2023 елның 1 сентябренә кадәр планлаштырылган.