Әтнә районы мәгариф бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде

2022 елның 9 сентябре, җомга

2022 елның 8 сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов рәислегендә мәгариф өлкәсендә муниципаль идарәне гамәлгә ашыручы муниципаль районнар һәм шәһәр округларының башкарма – боеру органнарының вазыйфаи затларын билгеләүне килештерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Казан халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең 83 нче лицее директоры Диләрә Бикуева һәм башкалар катнашты.

Комиссиядә Әтнә районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Рафис Фатыйхов кандидатурасы каралды, аны Татарстан Республикасы Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәнис Галиуллин тәкъдим итте.

Кандидат Рафис Фатыйхов Әтнә муниципаль районы мәгариф системасының торышы һәм үсеш перспективалары турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Рәфис Рәфкать улы кандидатурасы барлык комиссия әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International