Россиядә мәктәп һәм урта махсус уку йортлары педагоглары өчен квалификация күтәрү курслары узачак

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Иннополис Университеты методистлары тарафыннан эшләнгән квалификация күтәрү курслары Россиядә мәктәп, көллият һәм техникум укытучылары өчен старт ала.

Барлык теләүчеләр дә «Цифровой образовательный контент» сайтында бушлай белем ала алачак.

Педагогларга «Цифровые образовательные ресурсы и сервисы в педагогической деятельности» программасы тәкъдим ителә, ул педагогик белемнең өстәмә һөнәри программалары федераль реестрына кертелгән.

Укулар 10 октябрьдән 9 декабрьгә кадәр узачак. Укытучылар дәресләргә 3 октябрьгә кадәр языла алачак.

Курс 72 сәгатьне үз эченә ала һәм теоретик һәм практик өлештән тора. Педагоглар Мәгариф министрлыгы академиясе спикерларының видеолекцияләреннән файдалана һәм алар буенча кирәкле теорияне өйрәнәчәкләр. Аннан соң алар ким дигәндә 5 белем бирү продуктын эшләячәкләр: онлайн презентацияләр, такта, онлайн дәресләр һәм класстан тыш дәресләр технологик карталары һ. б.  

Моннан тыш, укытучылар «Формирование функциональной грамотности обучающихся средствами цифровых образовательных ресурсов и сервисов» курсына кушыла алачаклар. Дәресләрдә аларны балаларда функциональ грамоталылыкның 6 юнәлешен формалаштыру өчен цифрлы технологияләрне кулланырга өйрәтәчәкләр: математик, уку, табигый-фәнни, финанс, глобаль компетенцияләр һәм креатив фикерләү. Дәресләр ике агымда узачак: 3-31 октябрьдә һәм 7-30 ноябрьдә. Курска теркәлү инде ачык.

Дәресләр өчен сайтта язылырга мөмкин educont.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International