Сентябрьдә мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы башлана, ул октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ел саен олимпиаданың мәктәп этабында илебезнең барлык субъектларыннан 5-11 нче сыйныфлардан 6,5 млн артык укучы катнаша. Математика һәм рус теле буенча олимпиадада 4 нче сыйныфтан башлап катнашырга мөмкин.
Укучылар 24 гомуми белем предметы: математика, рус теле, чит тел (инглиз теле, алман теле, француз теле, испан теле, кытай теле, итальян теле), информатика, физика, химия, биология, экология, география, астрономия, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, икътисад, хокук, сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте), физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре буенча интеллектуаль ярышларда катнаша ала.
Олимпиада сәләтле балаларны башлангыч этапта ачыкларга ярдәм итә.
Күп кенә укучылар берничә гомуми белем предметы буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында катнашалар. 2021/22 уку елында мәктәп этабында катнашуның гомуми саны 18 миллионнан артык кеше тәшкил итте, укучылар уртача өч олимпиадада катнашты.
Уңышлы чыгыш ясаган 7-11 нче сыйныф укучылары муниципаль этапка чакырыла. Кагыйдә буларак, бу олимпиаданың мәктәп этабында катнашучыларның 20% кадәр.