Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар-2022" X Милли чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында икенче урынны алды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Саранскида "Яшь профессионаллар" X милли чемпионаты финалының ябылу тантанасы узды. Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча беренчелекнең гомуми медаль зачетында икенче урынны алды. Милли финалда Татарстан Республикасы командасы 14 алтын, 21 көмеш һәм 12 бронза медаль, шулай ук 9 профессиональлек өчен медаль яулады. 

Гомумкоманда рейтингын формалаштырганда җыелма команданың Х милли чемпионат финалына тиңләштерелгән йомгаклау ярышларындагы нәтиҗәләре исәпкә алына. Алар язын узды, бу ярышларда республика җыелма командасы 20 алтын, 18 көмеш һәм 26 бронза, шулай ук 45 профессиональ медаль яулады.

Гомумкоманда рейтингында беренче урынны Мәскәү командасы, өченче урынны Санкт-Петербург командасы алды.

2022 елгы X милли чемпионат финалы 8-12 сентябрьдә узды. Татарстан Республикасыннан 96 конкурсант һәм 74 эксперт катнашты.

Саранскида бөтен илдән 280дән артык конкурсант 25 компетенциядә көч сынашты. 41 компетенция буенча тагын 700гә якын конкурсант дистанцион форматта Россиянең төрле төбәкләрендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International