Россия мәктәпләрендә «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләре ел буе барачак, дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.
Аның сүзләренчә, Украинада махсус хәрби операциягә багышланган теманы Мәгариф министрлыгы бөтен уку елына бүлеп биргән.
Россия мәктәпләрендә бу уку елыннан алып беренче дәрес 5 сентябрьдә үтте. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова дәресләрнең максаты — патриотик тәрбия системасын ныгыту, дип сөйләде.
Кравцов аңлатканча, дәресләр «төрле җимергеч хәлләрдән» сакланырга мөмкинлек бирәчәк.