Украинада махсус операцияне 10-11 сыйныфлар өчен мәктәп программасына керттеләр

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Украинада махсус хәрби операция тарихын мәктәп программасына керттеләр. Аны 10-11 сыйныф укучылары «Россия тарихы» курсында өйрәнәчәк, диелә хокукый мәгълүмат порталында бастырылган Мәгариф министрлыгы боерыгында.

Ведомство боерыгы урта гомуми белемнең федераль дәүләт мәгариф стандартына үзгәрешләр кертә. Документта укучылар тарихта СССР таркалу, Россия Федерациясен дөнья державасы буларак торгызу, Кырымның Россия белән берләшүе, Украинада махсус хәрби операция һәм XXI гасыр башындагы башка мөһим вакыйгаларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңларга тиеш дип ассызыклана.

Укучылар 2022 елгы геосәяси кризисны һәм аның дөнья системасына йогынтысын өйрәнәчәкләр. Нәтиҗәдә, аларда гражданлык позициясе, экстремизм һәм милләтчелек идеологиясенә каршы торырга әзерлек, Ватанны саклауга һәм хезмәт итүгә әзерлек, аның язмышы өчен җаваплылык формалашырга тиеш, диелә боерыкта.

Россия Хәрби махсус операцияне Украинада 24 февральдән башлап үткәрә-бу көнне аның башлануы турында ил Президенты Владимир Путин игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International