Балаларның ялын оештыру республика программасы кысаларында 2022 елда «Салават күпере» сәламәтләндерү лагерендә алмаштыручы гаиләләрдәге балалар өчен I смена старт алды.
Анда республиканың 14 районыннан 90 бала катнашты. Проект Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән булдырылды.
Бөтен смена дәвамында балаларны мавыктыргыч программа гына түгел, дәвалау процедуралары да көтә. Мәктәп яшендәге балалар укыту программалары буенча белем алачак.