Оренбургта «Зарницы Поволжья» IX округ финалы ачылды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

2022 елның 13 сентябрендә Оренбург янындагы 45097 хәрби часть аэродромында «Зарница Поволжья-2022» яшьармия хәрби-спорт уенының IX округ финалы ачылды.

13-17 сентябрьдә «Самородово» шифаханә-сәламәтләндерү лагере базасында узачак йомгаклау ярышларына Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 190 яшьармияче килде. IX округ финалының үзенчәлеге анда 24 яшь спортчы составында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан ике команда катнашуы булды.

Татарстан Республикасыннан финалда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче 14 бала катнаша.

Уенны ачу тантанасы Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Оренбург өлкәсе флагларын һәм «Зарница Поволжья-2022» байрагын күчерүче яшьармия хәрәкәтен тантаналы рәвештә кертүдән башланды.

Хәрби-спорт уенының алдагы программасына 16 төр ярышлар каралган, алар арасында – йөгерү, көч гимнастикасы, граната ыргыту, стройда әзерлек, каршылыклар полосасын узу, Калашников автоматының макетын җыю-сүтү, урыннарда тактик уен һәм башкалар.

Ярышлар өлешеннән тыш профильле күргәзмәләр, патриотик квестлар, һөнәри юнәлеш бирү очрашулары, мәдәни чаралар, Оренбургның истәлекле урыннары буенча танып-белү экскурсияләре планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International