Киләсе елда Татарстан мәктәпләр өчен дәреслекләргә тотылган чыгымнарны арттырачак. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар мәгариф оешмаларын финанс белән тәэмин итү нормативлары расланган тиешле закон проектын карады.
Республика бюджетында белем алу чыгымнарын күздә тоту өчен нормативлар ел саен кабул ителә. "2023 елга нормативлар буенча индекс-дефлятор 10% тәшкил итә", – дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, закон проектын тәкъдим итеп.
Ул билгеләп үткәнчә, быел финанс белән тәэмин итү нормативларында беренче тапкыр мәктәпләр өчен дәреслекләр сатып алу чагылыш тапкан. Әйтик, киләсе елдан муниципаль берәмлекләргә мәгариф оешмалары өчен дәреслекләр сатып алуга субвенцияләр биреләчәк. Элегрәк республика мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары төбәк бюджеты хисабына сатып алынды.
"Киләсе елдан муниципалитетлар федераль белем бирү стандарты кысаларында субвенцияләр акчалары чикләрендә дәреслекләрне мөстәкыйль сатып алачаклар. Шул ук вакытта республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп биргәндә үзәкләштерелгән сатып алу мөмкинлеге дә калачак", – дип төгәлләштерде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин сүзләренә караганда, быел бер укучыга дәреслек сатып алу 1466 сумга төшкән. Киләсе елдан чыгымнар артачак. "Башлангыч сыйныфлар – 1358 сум, 5-9 нчы сыйныфлар – 2071 сум, 10-11 нче сыйныфлар – 2589 сум. Бу бер укучы өчен дәреслек чыгымнары арта дигән сүз. Дәреслекләрнең федераль исемлеге үтәлергә тиеш, без моны контрольдә тотачакбыз", – дип ассызыклады ул.
Мәгариф һәм фән министры депутатларга хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында "дәреслекләргә киткән чыгымнар буенча соңгы позицияләрдә" булган. Узган ел, өстәмә финанслау бүлеп бирелгәч, республика өченче урынга чыкты.