Казаннан ике укучы «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Казан укучылары Эвелина Хәйруллина һәм Венера Белялова «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсы җиңүчеләре булдылар. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан 50 мең сум күләмендә акчалата призлар һәм «Больше, чем путешествие» программасы кысаларында сәяхәткә сертификат белән бүләкләделәр.

Идел Буе районының 83 нче лицее укучысы Эвелина Хәйруллина конкурсның абсолют җиңүчесе булды, ә Вахитов районының 131нче лицее укучысы Венера Белялова махсус номинациядә җиңү яулады.

Конкурста Россиянең 68 төбәгеннән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар иҗтимагый хәрәкәтләренең 519 лидеры катнашты. Конкурс сынаулары өч блокка бүленде, жюри ярышлары нәтиҗәләре буенча 10 абсолют җиңүче һәм махсус номинациядә 10 җиңүче билгеләнде. Алар барысы да «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалында катнаша һәм аны оештыручылардан һәм партнерлардан уникаль бүләкләр ала алачак.

Бүләкләү тантанасы 9 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International