«Россия – страна возможностей» Президент платформасы проекты – «Флагманы дополнительного образования» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Гаризалар кабул итү 1 октябрьдә тәмамланачак, хәзерге вакытта конкурс сайтында Россиянең 82 төбәгеннән 5 меңнән артык кеше теркәлгән.
Бер белем бирү оешмасының 4 белгеченнән торган команда составында катнашырга мөмкин, команда составына, ким дигәндә, бер администрация вәкиле һәм өстәмә белем бирү педагоглары керергә тиеш.
Моннан тыш, түгәрәкләр яки секцияләр алып баручы укытучыларның индивидуаль катнашуы рөхсәт ителә.
Җиңүчеләр сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча алдынгы үзәкләрдә: «Сириус», «Артек», «Океан», «Орленка», «Смена», шулай ук санкт-Петербург талантлар академиясендә һәм Казан Талантлар Университетында стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак.