Казанда балалар арасында мәгълүмат кабул итү үзенчәлекләрен профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 14 сентябрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларда дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне профилактикалау һәм төзәтү мәсьәләләре буенча чираттагы эшлекле киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә кысаларында дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне профилактикалау һәм коррекцияләү проблемасы буенча юл картасын үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

Киңәшмә эшендә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының өзлексез белем бирү буенча проректоры Дания Әхмәтова, ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Гөлназ Хәмитова, ТР Мәгарифне үстерү институтының психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Кадрия Шәрифҗанова, табиб-психотерапевт, психолог, м.ф. к., Казан дәүләт медицина академиясенең психиатрия һәм суд-психиатрия экспертизасы кафедрасы ассистенты Илсөя Вәлиуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International