Илсур Һадиуллин ВКС режимында мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләренең киңәшмәсен үткәрде

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин видеоконференция элемтәсе режимында мәгариф системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсен үткәрде. Анда муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре катнашты.
Белем бирү сыйфатын бәяләүнең региональ системасы чаралары кысаларында бәяләү процедуралары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыруның өстәмә чоры нәтиҗәләре турында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде.

Гомуми белем бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Лустина үз чыгышында республика мәктәпләрендә яңартылган башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Шулай ук ул агымдагы елның 23 сентябреннән үз көченә керәчәк урта белем бирү ФГОСына үзгәрешләр турында сөйләде.

Киңәшмәгә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгак ясады. Үзенең йомгаклау сүзендә ул муниципаль берәмлекләрдә идарә итү проблемаларына игътибар итте һәм агымдагы уку елында мәгариф өлкәсендә төп стратегик юнәлешләрне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International