Балаларның заманча таләпләргә туры килә торган шартларда сыйфатлы гомуми белем алу мөмкинлеген тәэмин итү - «Мәгариф» милли проектының төп күрсәткечләренең берсе. Әлеге проект ярдәмендә бүген кечкенә генә мәктәпләрдә дә заманча җиһазлар барлыкка килә, бу балаларны укытуга яңача якын килергә мөмкинлек бирә.
Татарстанда агымдагы елда «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында 117 табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге эшли башлады. Белем бирү киңлекләре «Физика», «Химия» «Биология» фәннәре буенча заманча укыту һәм тәрбия чаралары, шулай ук табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен җиһазландырылган.
«Үсеш ноктасы» үзәкләре мәктәп укучыларына, авыл һәм кече шәһәр педагогларына проект эшчәнлеген оештыру, класстан тыш чаралар, конкурслар үткәрү, дәресләрдә заманча лаборатория һәм робот техникасы җиһазларын кулланып тәҗрибә һәм экспериментлар үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр бирә.