Татарстанда балаларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә 1,8 млрд сумнан артык акча тотылган. Акча төрле чыганаклардан бүлеп бирелгән.
Республика бюджетыннан – 1,6 млрд сумнан артык, муниципаль бюджетлардан – 6,8 млн сумнан артык акча җибәрелгән. Моннан тыш, предприятиеләр һәм ата-аналар акчалары да файдаланылган.
Бу елның җәйге чорында 154 398 баланы үз эченә алган барлык ял формалары булган 1 527 оешмада балаларны сәламәтләндерү оештырылды. Быел барлыгы 218 685 бала ял итәчәк.
Кара диңгез ярындагы лагерьларда 5 меңнән артык бала булды. Моннан тыш, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән балаларның ялы оештырылды. Аерым алганда, Донбасстан 169 бала Татарстан лагерьларында ял итте.
11 сентябрьдә республикага Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәреннән тагын 207 бала килде, алар "Ял" үзәгендә урнаштырылган.