Ел саен үткәрелә торган «IT-Белем көне» һөнәри юнәлеш бирү акциясе алтынчы тапкыр 21 октябрьдә узачак. Укучыларга видеотехнологияләрнең ничек оештырылуы һәм аларны куллану турында сөйләячәкләр.
Чара VK инициативасы белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «Белем» Россия җәмгыяте, «Сириус» мәгариф үзәге, алдынгы технология компанияләре һәм югары уку йортлары ярдәме белән оештырылды.
«IT-Белем көне» акциясе укучыларга IT-индустриядә үз юлларын табарга ярдәм итүне максат итеп куя. Быел VK һәм башка технология компанияләре экспертлары мәктәпләргә барып, видеотехнологияләр турында сөйләячәкләр.
Быел укытучыларның һәм мәктәпләрнең акцияләренә теркәлү өчен VK махсус мини-кушымта эшләтеп җибәрде. Шәхси кабинетта методик материаллар булачак, алар ярдәмендә укытучылар һөнәри юнәлешле дәресләр мөстәкыйль үткәрә алачак. «It-Белем көне»ндә катнашучыларга махсус чат-бот булачак, ул һәр тамашачыга акция программасы буенча үз маршрутын планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.