Чүпрәле районының өч мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

«Үсеш ноктасы» үзәкләре «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Яңа уку елында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре – Иске Чүпрәле күп профильле лицеенда, Алешкин-Саплык урта мәктәбендә һәм Кече Чынлы урта мәктәбендә ачылды.  Үзәкләрнең ачылышы тантаналы шартларда узды, анда район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Педагоглар билгеләп үткәнчә, «Үсеш ноктасы» үзәкләренең уку базасы балаларның белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә, аларның табигый-фәнни белемнәрен формалаштыра, критик һәм креатив фикерләүне үстерә, уку материалын практикада эшкәртүгә ярдәм итә.  Дәрестән тыш вакытта профиль фәннәрне тирәнтен өйрәнү, шулай ук «Үсеш ноктасы» үзәкләре базасында өстәмә белем бирү кысаларында балаларга һөнәр сайларга һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итә.

Бүгенге көндә Чүпрәле районының 9 гомуми белем бирү учреждениесендә «Үсеш нокталары» эшли. Мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов сүзләренә караганда, мәктәпләрдә үзәкләр булдыру проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International