Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыруга конкурс кысаларында әлеге хөкүмәт составына кандидатлар белән әңгәмә узды.
Онлайн тавыш бирүдә 179 кандидат катнашты, алар өчен 10,544 кеше тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча финалистлар исемлеге билгеләнде.
Министрлыкта узган әңгәмәдә 5 кандидат-Камалова М.Р., Ермолаева Р.П., Белоусова Д.А., Бакулина А.Р., Вахитов И.Р. катнашты.